Чаллыда шәһәрнең 400 еллыгын (1626-2026) һәм КамАЗның 50 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган юбилей чаралары дәвам итә.
23 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең Орган залында һәм 28 апрельдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театрында композитор Елена Анисимованың юбилей даталарына махсус иҗат иткән әсәре - милли уен кораллары оркестры өчен «Яр Чаллы-400» Симфония – фантазиясе дөньякүләм премьерасы була.
Елена Анисимова-композитор, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме кандидаты, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы доценты.
«Яр Чаллы» симфониясен Яр Чаллы филармониясенең традицион уен кораллары оркестры, оркестр җитәкчесе һәм дирижеры Ирек Фәйзрахманов башкара.
Әсәр Россия Композиторлар берлеге ярдәмендә «Ноталар һәм квоталар»программасы буенча иҗат ителгән.