Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында “Музыканың тылсымлы сүзе”дип исемләнгән концерт үтәчәк

2008 елның 16 декабре, сишәмбе

19 декабрь көнне сәгать 18.00 да Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында И.В.Әүхадиев исемендәге Казан музыка колледжының “Музыканың тылсымлы сүзе” дип аталган хисап концерты үтәчәк.

Концертта музыка колледжы җитәкчеләре: Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Любовь Дразнина, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Фомина, Татарстан Республикасының атказанган артисты Лада Лабзина Д.Уилкокс аранжировкасындагы «O come, all ye faithful» дип аталган раштуа хоралын башкарачак.

Кичәдә шулай ук халык җырлары бүлегенең вокал ансамбле, “Арагац”, “Беловодье” фольклор ансамбльләре, баянчылар, думбрачылар, скрипкачылар ансамбле, кыллы уен кораллары оркестры чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International