«КИТАПХАНӘ ТӨНЕ» Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә – халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы билгесе астында

2026 елның 11 апреле, шимбә

18 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Китапханә төне» исемле ел саен уздырыла торган бөтенроссия акциясенә кушыла. Илебездә ул инде 15-нче тапкыр узачак. ТР Милли китапханәсенең бу көнгә төзелгән чаралар программасында – гадәти булмаган экскурсияләр, китап күргәзмәләре, балалар өчен воркшоп, үсмерләр өчен квиз, коллаж остаханәсе, телевидение алып баручысы, театр һәм кино актеры Андрей Ургант белән иҗади очрашу, чит ил студентлары белән ФРЕНДЛИ-БЛИЦ, аудиокитаплар төзү остаханәсе, стендап-комедия жанрындагы китап шоу һәм башкалар.

18 апрель көне буе (сәгать 9.00 дән 21.00 гә кадәр), Милли китапханәнең өч урынында тематик китап күргәзмәләре эшләячәк:

• «Татарстан – Россия халыклары бердәмлеге үзәге» (Классик зал)
• «Бергә юл: Россия халыклары китаплары» (Универсаль зал)
• «Бердәмлек ритмында. Россия халыклары биюләре» (Классик зал)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International