К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры премьера тәкъдим итә

2008 елның 16 декабре, сишәмбе

18 нче декабрь көнне сәгать 18.00 да “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Яшьлегем-юләрлегем” («Бесшабашная молодость моя») спектакле премьерасын тәкъдим итә.

Спектакльнең режиссеры – Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин, рәссамы – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роман Моров, композитор – Чыңгыз Абызов.

Вакыйга ерак юлга йөрүче поезд купесында бара. Биредә төрле холыклы, төрле язмышлы кешеләр очраша. Берсе туган ягына кайта, икенчесе туган җиреннән китеп бара. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре ничек кенә катлаулы булмасын, аларны уртак бер хис – мәхәббәт берләштерә.

Спектакльдә Татарстан Республикасының халык артисты – Ләлә Миңнуллина, Илгизәр Хәсәнов, Татарстан Республикасының атказанган артисты – Миләүшә Нәҗмиева катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International