Татарстан Республикасының дәүләт камера хоры журналистларны кунакка чакыра

2008 елның 16 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле журналистлар!

 

Татарстан Республикасының дәүләт камера хоры Сезне “Раштуа романсы” (“Романс к рождеству”) дип аталган яңа программаны тәкъдир итүгә чакыра.

Әлеге чара 17 декабрьдә сәгать 14.30 да Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк.

Коллектив җитәкчеләре яңа сезондагы иҗади проектлар турында да сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International