Кешенең космоска беренче очуына 65 ел тулу уңаеннан Казандагы «Россия — минем тарихым» тарихи паркы «Космос янәшә: Татарстан космик эраны ничек якынайтты»дигән махсус тематик экскурсия җибәрә.
Юбилей датасы дөньякүләм масштабтагы вакыйгага сылтама ясый: 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин тарихта беренче тапкыр космоска оча. Татарстанда Космос темасы региональ әһәмияткә ия. Казан аэрокосмос тармагы үзәкләренең берсе санала: шәһәр белән үзебезнең ракета төзелешенең төп фигуралары — Сергей Королев, Валентин Глушко, Мстислав Келдыш биографияләре бәйле. Биредә фәнни мәктәпләр формалашкан, профильле предприятиеләр эшләгән һәм тармак өчен белгечләр әзерләү алып барылган.
Космосны үзләштерүгә төбәк өлеше «Россия – минем тарихым»тарихи паркының яңа экскурсиясенең үзәк темасы булып тора. Космонавтика тарихы буенча классик программалардан аермалы буларак, парк хезмәткәрләре хикәяләүне локаль контекст аша төзи — фәнни эшләнмәләрдән һәм сәнәгатьтән алып Татарстан белән бәйле кеше тарихларына кадәр.
Экскурсия «Татарстан Республикасында Гагарин декадасы» на багышланган һәм 7-11 апрель көннәрендә 15:00 сәгатьтә уздырылачак.
Экскурсиягә язылу мәҗбүри: +7 962 571 3027
Адресы: Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 8, 2 нче павильон.
Социаль челтәрләр:
Telegram: https://t.me/historyparkkzn
ВКонтактеда: https://vk.com/myhistoryparkkzn
Сайт: https://kazan.myhistorypark.ru/