Россия Мәдәният министрлыгының грант конкурсына гаризалар кабул итү 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Грантлар музыка һәм театр сәнгате өлкәсендә бирелә. Алар 2027 ел дәвамында гамәлгә ашырылачак иҗади проектларга бүлеп бирелә: яңа концерт программалары, музыкаль фестивальләр һәм конкурслар, шулай ук учреждениеләрнең даими репертуарына керәчәк премьера спектакльләре.
Музыка һәм театр сәнгате өлкәсендә субсидия алучыларны сайлап алу дәүләт финанс ярдәме чараларын тәкъдим итү порталында уза. Кирекле документлар һәм проектларны тәкъдим итү шартлары турында сез Россия Мәдәният министрлыгының «Документлар» бүлегендәге сайтында таныша аласыз.