Олимпия Уты республиканың иң әһәмиятле һәм иң матур урыннарында булачак, ә Эстафетаның үзендә 370 факелчы катнашачак.
30 декабрьдә Олимпия Уты махсус поездда Казанның тимер юл вокзалына киләчәк. Соңрак ул Татарстанның туристлык мәккәсенә - Борынгы Болгарга һәм Свияжскига юнәләчәк.
30 декабрьдә Кышкы уеннар Уты яңадан Казанга - Универсиада Авылына кайтачак. Студентлар шәһәрчеге тирәли кыска Эстафетадан соң Утны Универсиада Музеена саклауга куячаклар.
31 декабрьдә Олимпия Уты Эстафетасы Казанның истәлекле урыннары буенча сәяхәт итәчәк. Бу маршрутка Универсиада Авылы, «Әкият» курчак театры, Иске Татар бистәсе, Казан Кремле, шулай ук Универсиаданың иң әһәмиятле объектлары керәчәк. Эстафета «Казан Арена» стадионы янында тәмамланачак, анда Олимпия Уты кабызылачак.
Бу көннәрдә шәһәр халкы өчен күп бәйрәм чаралары оештырылачак.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте