Бүген бөтен дөнья яһүдләре борынгы Пейсах бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм рухи традицияләр, нык гаилә бәйләнешләре һәм якыннарыңа кайгыртучанлык символы.
Безнең илдә гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта яши. Ә быел, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән ел, безнең күпмилләтле бердәмлегебезнең мәгънәсен бик тирән итеп ача.
Безнең республика – мондый бердәмлекнең якты мисалы. Татарстанда 175 халык вәкилләре яши һәм 269 милли-мәдәни автономия эшли. Без һәрвакыт һәр этносның мәдәни кодын һәм традицияләрен саклауга бик сакчыл карыйбыз.
Яктылык һәм яңарыш белән тулган бу язгы көннәрдә, бер-беребезнең җилкәсен тоярга, якыннарыбызга игътибар һәм җылылык бүләк итү аеруча мөһим. Үзара хөрмәтнең берләштерүче энергиясе тормышыбызны изгелек һәм тынычлык белән тутырсын.
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы мәдәният министры
Ирада Әюпова