17 декабрь көнне сәгать 14.00 дә Татарстан Республикасы Милли музеенда “туган якны өйрәнү чәршәмбесе” утырышы үтәчәк. Ул галим-этнограф, Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт консерваториясе профессоры Евгений Прокопьевич Бусыгинның тууына 95 ел тулуга багышланган.
Утырышта Евгений Бусыгинның хезмәттәшләре, укучылары һәм дуслары – этнограф, тарихчы, археолог, туган якны өйрәнүче, музыка, сәнгать белгечләре, Россиянең музей һәм архив хезмәткәрләре катнаша.
Чарада Евгений Бусыгинның соңгы басылган китапларыннан берсе – “Счастье жить и творить” тәкъдир ителәчәк. Шулай ук кунакларны галим-этнографның күпьяклы эшчәнлеге белән таныштыручы кечкенә күргәзмә эшләячәк.
ТР Милли музее 1920 нче еллардан бирле республикада туган якны өйрәнүне оештыручылар рәтендә тора. Илнең танылган галимнәре катнашындагы “туган якны өйрәнү чәршәмбеләре” анда 1943 нче елда үткәрелә башлаган. 2000 нче елдан бу очрашулар кире кайтарылды.