Россия эстрадасы йолдызы, Татарстан Республикасының Атказанган артисты Алсу ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтенә – Руслан Шиһабетдинов командасына һәм мәдәният өлкәсен яктыртучы журналистларга рәхмәтен белдерде.
Җырчы 10 нчы декабрь көнне Казанда үткән “Туган тел” альбомын тәкъдир итүдә матбугат хезмәтенең, журналистларның тоткарлыксыз һәм югары һөнәри осталыкта эшләвен билгеләп үтте.