ТР Премъер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиевага 3 нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Альмир Абашевтан Рәхмәт хаты килде. Анда, дәвамлы хәйрия эшчәнлеге өчен, Яшь тамашачылар театры коллективына ихлас рәхмәт белдерелгән. Алга таба да дустанә мөнәсәбәт һәм хезмәттәшлекнең дәвам иттерелүенә өметләнәбез, диелгән.
Хатта Яшь тамашачылар театры артистларының 1986 нчы елдан бирле стационарда дәваланучы балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрүе, җәй көне дәваланучыларның ялын оештыруга өлеш кертүе, барлык чараларның да югары дәрәҗәдә узуы язылган.