13 мартта 18.30да «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә К. Тинчурин исемендәге театрның әйдәп баручы актерлары, Татарстанның атказанган артистлары, ирле-хатынлы Артем Пискунов һәм Резеда Саляхова белән иҗади очрашу була.
Җылы һәм камераль атмосферада артистлар үзләренең формалашу тарихлары белән уртаклашырлар, театрдагы тормыш турында сөйләрләр һәм ас пәрдә арты тарихларын бәян итәрләр. Очрашу кунакларының артистларга сораулар бирү, истәлеккә фотосурәткә төшү, шулай ук түгәрәк өстәл артында бергәләп чәй эчү мөмкинлеге булачак.
Ирле-хатынлы Артем Пискунов һәм Рәзидә Саляхова К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 2008 елдан бирле эшлиләр. Актерлар театр труппасына Казан театр училищесын (Рәшит Заһидуллин курсы) тәмамлаганнан соң кабул ителгәннәр. Бүген Рәзидә һәм Артем – Татарстанның атказанган артистлары, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары һәм «Тантана» театр премиясенең күп тапкырлар лауреатлары. Аларның репертуарында 40 тан артык роль бар.