Милли сәнгать галереясендә Фәйзрахман Әминовның күргәзмәсе ачыла

2008 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

12 нче декабрь көнне сәгать 16.00 тә Милли сәнгать галереясендә “Билгеле һәм билгесез Фәйзрахман Әминов” дип аталган күргәзмә ачыла. Ул танылган рәссамның тууына 100 ел тулуга багышланган.

Күргәзмәдә ТР Дәүләт рәсем сәнгате музеенда һәм А.П. Семеновның шәхси коллекциясендә сакланучы 150 дән артык әсәр тәкъдим ителә. Биредә сынлы сәнгать, графика һәм китап иллюстрацияләре белән танышырга мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International