12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә – 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

12 декабрьдә – Россия Федерациясе  Конституциясе Көнендә – РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак:  Пушкин урамы, 66/33 йорт.

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкаләтләренә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

- Министрлык карамагындагы эшчәнлек төрләрен лицензияләү;

- иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенә вәкаләтләре чикләрендә  дәүләт ярдәме күрсәтү; -  мәдәният өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне (шул исәптән сәнгать, кинематография, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм файдалану) җайга салу;

- Татарстан Республикасы милкендәге китапханәләрнең халыкка хезмәт күрсәтүе белән идарә итү;

- музейларга, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренә,  халыкның сәнгать һөнәрчелегенә (Россия Федерациясе законнарында каралган чыгарылмалардан тыш), республика һәм җирле милли-мәдәни мохтариятләренә ярдәм күрсәтү,  уку йортларында милли телләрне һәм башка этномәдәни юнәлештәге предметларны, кинематографияне өйрәнү;

- Татарстан Республикасы милкендәге мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану һәм популярлаштыру;

- республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы;

- федераль милектәге мәдәни мирас объектларын билгеләнгән тәртиптә саклап калу, файдалану һәм популярлаштыруны, федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавын тәэмин итү;

- федераль бюджеттан субвенцияләр исәбеннән федераль милектәге мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану һәм   популярлаштыруга идарә итү;

- вәкаләтләре кысаларында федераль бюджеттан субвенцияләр исәбеннән мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы.

Кабул итүгә алдан язылу – (8 843) 264-73-97, 264-74-16 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International