9 декабрьдә В.И.Качалов театры артистлары Инвалидлар декадасы кысаларында хәйрия акциясе уздыра.
Артистлар сукыр һәм начар күрүче балалар өчен 172 нче мәктәпкә кунакка киләчәкләр, укучылар бу көнне уку йортларының туган көнен бәйрәм итә.
Театрның сәнгать җитәкчесе-директоры Александр Славутский һәм актерлар балаларга вокаль ансамбль өчен өч комплект радиомикрофон бүләк итәчәкләр. Иҗади бүләк тә булачак – Татарстанның Атказанган артистлары Илья Славутский, Елена Ряшина, Ирина Вандышева үз программаларыннан берничә җыр башкарачаклар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте