6 – 13 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Джузеппе Вердиның (1813-1901) тууына 200 ел тулуга багышлап композиторның 4 мәшһүр әсәре — «Травиата», «Риголетто», «Набукко» һәм «Трубадур» опералары күрсәтелә. «Viva, Verdi!» проекты спектакльләрендә төп партияләрне Россия, Украина һәм Әрмәнстанның атаклы җырчылары башкарачак. Италияле Марко Боэми һәм Роберто Пармеджиани, шулай ук Украинадан Алла Москаленко дирижерлык итәчәк.
Джузеппе Верди 1813 елның 10 октябрендә Италиянең Буссето шәһәре янындагы кечкенә бер авылда дөньяга килә. Аның әтисе трактир тота, ә әнисе йон эрләүче була. Гади хезмәт кешеләре улларының киләчәктә дөньяның бөек опера композиторы булачагы, ә аның әсәрләре авторның үлеменнән соң гасырлар узгач та яшәячәге турында хәтта уйлап та карамаганнардыр. Үзе исән вакытта ук Верди италиялеләрнең милли горурлыгына әйләнә. «Риголетто» операсыннан Герцог җырын, «Набукко»дан әсир яһүдиләр хорын премьерадан соң икенче көнне бөтен Италия җырлаган, имеш.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры репертуарында Вердиның 7 әсәре бар — болар «Аида» операсы (2013 елгы куелышта), «Набукко» (2003), «Риголетто» (2009), «Травиата» (2007), «Трубадур» (2007), «Дама с камелиями» балеты (2010, Верди музыкасына) һәм вокал-симфоник Реквием.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте