Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә гаризалар кабул ителә

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның 15 февраленә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә гаризалар кабул ителә.

Премия иң күренекле, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, ватан һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен (сынлы, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендәге күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә. Бу әсәрләр югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык, автор стиленең үзенчәлеге, яңалык һәм оригинальлек белән аерылып торырга тиеш.

Җиңүчеләргә Лауреат исеме бирелә, акчалата бүләк, диплом, лауреатның мактау билгесе һәм аңа таныклык тапшырыла.

Гадәттә, Премия Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә тапшырыла.

Премия шәхескә генә бирелә. Шулай ук Премия 8 кешедән артмаган дәгъвачылар төркеменә дә бирелергә мөмкин.

Әсәрләр Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм иҗат берлекләре, шулай ук предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр тарафыннан тәкъдим ителә.

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә эшләрне һәм әсәрләрне тәкъдим итү турындагы тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча Комиссиягә ел саен 15 февральгә кадәр кертелә, әгәр алар эшләрне кабул итү срогы беткәнчегә 1 елдан да соңга калмыйча ачык башкарылган, бастырылган, күрсәтелгән, төзелгән һәм файдалануга тапшырылган булса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International