Василий Герелло, Даниэла Скиллачи һәм Джонатан Коэн катнашындагы концерт кичә бик соң тәмамланды.
Василий Герелло – Россия һәм Украинаның халык артисты, Мария театры солисты; италияле ханым Даниэла Скиллачи - «Ла Скала» театры һәм Рим Операсы солисты; инглиз Джонатан Коэн - Будапешт фестиваль оркестры, Штутгарт камера һәм Тироль симфоник оркестры дирижеры.
Кичә программасында – «Макбет», «Сила судьбы», «Трубадур», «Волшебная флейта», «Дон Жуан» операларыннан арияләр һәм неаполитан җырлары.
Василий да, Даниэла да Казан тамашачысы өчен ачыш булды. Әсәрләрне зур осталык белән башкарулары, гаять мөлаем, үзләренә тартып торган эчке көчкә ия булулары залдагы берәүне дә битараф калдырмады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте