1987 елның 9 декабрендә республиканың баш музее булган ул чактагы ТАССР Дәүләт музеенда зур бәхетсезлек була – янгын чыга. Быел шул олы казага 26 ел тулды. 9 декабрьдә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли музеенда матбугат конференциясе узачак.
Матбугат конференциясендә музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, аның фәнни-тикшеренү эше буенча урынбасары Светлана Измайлова һәм музей әйберләрен саклау һәм исәпкә алу буенча урынбасары Фәния Степанова катнаша.
Хөрмәтле журналистлар! Тәфсиллерәк мәгълүмат – «Пресс-релизлар» бүлегендә. 292-32-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте