3 декабрьдә 16 сәгатьтә ТР ДССМ хәзерге заман сәнгате галереясендә II Казан халыкара басма графика күргәзмәсе (биеннале) ачылды.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее, Россия рәссамнарының Татарстандагы иҗат берлеге, «Графком» формаль булмаган иҗат берләшмәсе.
Биеннале – ике елга бер уздырыла торган күргәзмә. I Казан басма графика күргәзмәсе 2011 елда уздырылды һәм Казанда, Татарстанда графика сәнгатен үстерүгә чын-чынлап зур этәргеч бирде.
II биеннале экспозициясендә Россиянең төрле шәһәрләреннән, чит илләрдән 70 рәссамның эше куелган.
II Казан басма графика күргәзмәсе Казанда 1920 елларда эшләгән графика осталарын берләштергән «Җайдак» коллективы истәлегенә багышлана. Биеннале дипломнарының берсен оештыручылар шулай ук әлеге исем белән атарга карар кылганнар. Әлеге диплом республикада графика сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән график рәссамнарга тапшырылачак.
Күргәзмәне ачу тантанасында җиңүчеләр игълан ителде. Төп бүләкне «Инстинкт обозначения», «Ночной умысел» офортлар сериясе өчен швецияле Ян Бертиль Андерссонга тапшырдылар. Италияле Роберто Джанинетти «Лики» силографияләре сериясе өчен беренче урынны алды. Андрей Андреев (Россия) «Мужики» линогравюралары сериясе өчен икенче дәрәҗә Дипломга лаек булды. З нче урын «Объект-М3» триптихы өчен Ринат Миңнебаевка (Башкортостан) бирелде. Конкурс лауреатлары арасында шулай ук Германия, Швеция, АКШ, Россиянең төрле шәһәрләре вәкилләре бар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте