К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Исламия Мәхмүтованың юбилей кичәсе узачак

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

6 декабрьдә 18 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге  драма һәм комедия  театрында Россия Федерациясенең Атказанган артисты, Татарстан Республикасының Халык артисты Исламия Мәхмүтованың юбилей кичәсе узачак.

Исламия ханымны  татар эстрадасы йолдызлары, хезмәттәшләре, дуслары һәм аның гаиләсе котлаячак. Тантаналы кичәдә театр репертуарындагы музыкаль спектакльләрдән юбиляр башкаруында җырлар яңгыраячак, «Мәхәббәт чишмәсе» китабын тамашачыга тәкъдим итү булачак.

Тамашачылар шулай ук Исламия ханымның шәхси гаилә альбомыннан фотосурәтләр куелган, аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләүче күргәзмә белән дә таныша алачаклар.

1 декабрьдә Исламия Махмүтовага 70 яшь тула. Артистка ярты гасыр дәвамында Тинчурин театрында халыкка хезмәт итә.  Тамашачы мәхәббәте, үз һөнәренә тугрылыгы, олы таланты Исламия ханымга сәхнәдә яңадан-яңа гүзәл образлар, яраткан спектакльләр тудырырга илһам бирә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International