5 декабрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Анатолий Пашинның «Реквием» дигән шәхси күргәзмәсе ачыла

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

5 декабрьдә 15 сәгатьтә  Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында  Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе  Анатолий Пашинның «Реквием» дигән  шәхси күргәзмәсе ачыла.  

Вернисаҗда авторның төрле елларда иҗат ителгән эшләре куелган. Рәссам төрле халыкларның тарихына, риваятьләренә нигезләнеп, шулай ук үзенең эчке дөньясында барган катлаулы фикри эзләнүләр аша иҗади ачышлар ясый. Оста шулай         ук якыннарының сурәтләрен җанлы итеп чагылдыра.

«Реквием» күргәзмәсе рәссамның кызы Екатерина истәлегенә багышланган.

8-927-468-89-82.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International