Камал театры «Һөнәр+» V халыкара яшь татар режиссурасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясенә чакыра

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

5 декабрьдә 11 сәгатьтә Камал театрының матбугат үзәгендә «Һөнәр+» V халыкара яшь татар режиссурасы фестиваленә багышланган матбугат  конференциясе уздырыла.

Катнашалар:

Фәрит Бикчәнтәев  театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе;

Илфир Якупов –театрның директоры;

Нияз Игламовтеатрның әдәби бүлеге җитәкчесе, театр тәнкыйтьчесе.

Спикерлар фестиваль программасы турында сөйләячәк.  

«Һөнәр+» V Халыкара яшь татар режиссурасы  фестивале Казанда  16 - 22 декабрьдә узачак.

8 9274 40 70 70.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International