Әлмәт драма театрында У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” әсәре куела

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

Әлмәт драма театрында У.Шекспирның  “Ромео һәм Джульетта” әсәре куела. Спектакльне Әлмәт театрына уңыш һәм танылу алып килгән “Гашыйк Кәриб” һәм “Туй” спектакльләрен сәхнәләштергән режиссер Искәндәр Сакаев куя. Рәссамы Софья Тюремнова, шулай ук Петербург шәһәреннән. Пьесаны Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемә итте. Ромео ролендә - Динар Хөснетдинов, Джульеттаны Эльмира Яһудина уйный.

Премьера 7, 8, 9 декабрьдә булачак. Премьера көненә Дая ролен башкаручы Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллинаның  юбилее да билгеләнгән.

Казан тамашачысы “Ромео һәм Джульетта”ны Әлмәт театрының февраль аенда Камал театрында булачак гастрольләре вакытында күрә алачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Хөрмәтле журналистлар! 5 декабрьдә Әлмәт дәүләт театрында спектакль сезнең өчен күрсәтеләчәк. Аккредитация өчен телефоннар 264-73-98, 8 927 476 82 62, 8 919 639 00 59.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International