«Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрының Чыңгыз Айтматов повесте буенча Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев куелышындагы «Ана кыры» спектакле XXXII конкурс циклының «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенә (2024-2025 елгы сезон) номинацияләнгән.
«Ана кыры» - ул күп кенә хатын-кызлар, гаиләләр һәм халыклар тарихы. Спектакль Чыңгыз Айтматовның әти-әнисенә багышлап язган мәшһүр повестеннан соң кешелекнең язмышы, кайгысы, бәхете, батырлыгы, язмышы һәм Ватанга мәхәббәте турында сораулар күтәрә.