«Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» проекты кысаларында «Халык әкиятләре дөньясы» Бөтенроссия акциясе старт алды

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 17 ноябрендә «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» проекты кысаларында оештырылган «Халык әкиятләре дөньясы» Бөтенроссия акциясе старт ала.

Чара эпосның гаҗәеп жанрына – борынгы хикәяләү төренә багышлана, аның нигезендә ата-бабаларыбызның батырлыгы, зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе турында сөйләүче халык тормышы картиналары ята.

Акциядә катнашу өчен укучыларга тәкъдим ителгән номинацияләрнең берсендә яки берничәсендә (3 эш — бер катнашучыдан максималь сан) эш әзерләргә һәм катнашуга гаризаларын порталда 2025 елның 17 ноябреннән калдырырга кирәк. 

Гаризалар 2025 елның 7 декабрендә кабул ителәчәк. Нәтиҗәләр буенча эксперт комиссиясе иң кызыклы 100 эшне-җиңүчеләрне сайлап алачак. 

Акциягә йомгак 2025 елның 18 декабрендә "Яңалыклар"бүлегендә ясалачак

Акциядә 1-11 сыйныф укучылары гына катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International