21 ноябрьдә 12: 00 сәгатьтә ТР ГМИИ «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасында Чечен Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында «Мәдәни мирас: буыннар аша караш» күргәзмәсе ачылачак. Ике көн дәвамында, 21 һәм 22 ноябрьдә, Казан халкы һәм кунаклары Чечен Республикасы музее тәкъдим иткән экспозиция белән таныша алачак. Музей фондларыннан йөздән артык предмет – рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать һәм этнография предметлары күрсәтеләчәк, алар тамашачыларны Чечен Республикасының мәдәни мирасы белән таныштырачак. Күргәзмәне ачуга керү ирекле.
Күргәзмәгә XX гасырның икенче яртысы — XXI гасыр башы Чечен рәссамнарының төрле стильләрдә һәм жанрларда: академик мәктәптән алып Авангард юнәлешләргә кадәр иҗат ителгән эшләре кертеләчәк. Килүчеләр төрле буын осталарының дөньяны кабул итүен чагылдырган мавыктыргыч тау пейзажларын, портретларны һәм натюрмортларны күрәчәк.
Экспозициянең шактый зур өлешен XIX-XX гасыр һәм хәзерге заман декоратив–гамәли сәнгате предметлары тәшкил итәчәк. Этнографик коллекциягә салкын һәм утлы корал үрнәкләре, хатын-кыз һәм ир-ат костюмнарының ювелир бизәнү әйберләре, керамика һәм бакыр әйберләр, шулай ук традицион музыка кораллары керә. Бу экспонатлар төбәкнең мәдәни, көнкүреш һәм сәнгать үзенчәлекләре һәм аның традицияләре турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк.
Күргәзмә 21-22 ноябрь көннәрендә ТР ГМИИ «Хәзинә» милли сәнгать галереясенең икенче катында (Казан Кремле, Шейнкман, 12, 3 подъезд) булачак.