Туган телдә «Идел буе тавышлары» Төбәкара җырлар конкурс-фестивалендә катнашырга чакырабыз

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

27 октябрьдә Идел буе халыкларының туган телендә «Идел буе тавышлары»  җыр һәм мелодекламация төбәкара конкурсының кабул итү кампаниясе старт алды. Проектны Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә оештыралар.

Конкурста аерым башкаручылар да, РФ субъектларыннан килгән иҗат коллективлары да (милли мәдәният җәмгыятьләре, үзәкләр, милли-мәдәни автономияләр) катнаша ала. Коллективта катнашучыларның максималь саны-8 кеше. Яшь чикләүләре - 18-35 яшь. Проектның приз фонды 200 000 сум тәшкил итә.

Конкурста катнашуга гаризаны 24 ноябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: clck.ru/3Prv7M читтән торып сайлап алу этабы нәтиҗәләре рәсми мәгълүмат мәйданчыкларында, шулай ук социаль челтәрләрдә 28 ноябрьгә кадәр бастырылачак.

Финалга чыгучылар исемлеген билгеләгәннән соң, катнашучылар 9-11 декабрьдә Казанга проект остазлары белән эшләү һәм Гала-концертка әзерләнү өчен чакырылачак. 

«Идел буе тавышлары» конкурсының финалы 11 декабрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International