Заманча сәнгать галереясендә «СВО волонтерлары» күргәзмәсе уза

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР ГМИИ заманча сәнгать галереясында Татарстан Республикасы Фотографлар Берлеге белән берлектә оештырылган «СВО волонтерлары» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә гражданлык позициясе һәм эчке бурыч белән хәрәкәт итүче кешеләргә багышлана, алар рәсми чакырылышларга кадәр үк фронтка ярдәм күрсәтә башлаганнар һәм бүгенге көнгә кадәр үзләренең армый-талмый эшләүләрен дәвам итәләр. Бу күргәзмә-битараф калмаучыларга рәхмәт һәм авыр минутларда игелекле гамәлләрнең көчен искә төшерү. Экспозициядә Татарстан Республикасы районнарының волонтерлык эшчәнлеге фотосурәтләре, волонтерлар фронт өчен ясаган әйберләр, рәсемнәр һәм балаларның солдатларга язган хатлары тәкъдим ителгән. Күргәзмә 2025 елда билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар елы кысаларында уздырыла.

Күргәзмәне 27 ноябрьгә кадәр карарга мөмкин булачак. Керү-ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International