2 декабрьдә Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советының халык һөнәрчелеге буенча чираттагы утырышы була. Ул «Таткультресурсүзәк» ДБУ бинасында узачак. адресы: Казан, Г.Тукай ур., 74а. утырыш 14.00 сәгатьтә башлана.
Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр:
1. Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм осталары эшләнмәләренә аларны югары сәнгати дәрәҗәдәге халык сәнгать кәсебе эшләнмәләренә кертү максатыннан Экспертиза ясау.
2. Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре осталары реестрына кертү турындагы мәсьәләне карау.
Сәнгать-эксперт советы утырышында катнашуга гаризалар кабул итү башланды инде. Оештыручылар 2025 елның 25 ноябренә кадәр кушымта нигезендә (кимендә 10 әйбер) мәгълүмат бирүне сорый. ХЭС утырышында катнашучы өчен белешмәлек түбәндә урнаштырылган.
Тулырак мәгълүмат 8(843) 293-01-52 «Таткультресурсүзәк» ДБУ ИЗО һәм ДПИ секторы телефоны буенча.
Электрон почта адресы: nhp-dpi@yandex.ru
ХЭС утырышында катнашучы өчен белешмәлек