«Кузьминки» Бөтенроссия фольклор-этнография фестивале Казанда узачак

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

2025 елның 15-16 ноябрендә Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында «Кузьминки»ХХІ Бөтенроссия фольклор-этнографик фестивале узачак.

Фестивальнең Россиядә аналоглары юк. Ул республика авылларында рус халык җырларын өйрәнүгә ярдәм итә. Фольклор экспедицияләре нигезендә аутентик материал-җырлар белән 13 диск төзелгән, аларда 200 дән артык җыр бар, алар фольклор коллективлары җитәкчеләре өчен кыйммәтле материал гына түгел, ә тарихи кыйммәткә дә ия.

Проект «Гаилә» милли проектының «гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы»федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Фестивальнең төп максатлары булып Россия халыкларының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү, халык музыка мәдәнияте традицияләрен этнографик яктан дөрес формада өйрәнү һәм үзләштерү өлкәсендә иҗатка ярдәм итү, халыкның традицион музыка мәдәниятенең чын үрнәкләрен өйрәнү һәм үзләштерүгә кызыксыну уяту тора.

Фестивальдә үз төбәгенең рус халык традицияләрен өйрәнү, үзләштерү һәм дөрес итеп торгызу белән шөгыльләнүче фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International