Россиянең дәүләт академия Кече театрында Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга керткән шәхси өлешләре өчен «Милләт горурлыгы — 2025» VI бөтенроссия иҗтимагый премиясе лауреатларын хөрмәтләү тантанасы узды.
«Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практикалар өчен» номинациясендә Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга шәхси өлеш керткән өчен «Милләт горурлыгы — 2025» VI бөтенроссия иҗтимагый премиясе җиңүчесе булып фин-угор халыкларының «Без бер агач ботаклары»Республика форумы танылды. Уртак проектны гамәлгә ашырган өчен бүләкне Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыйровка һәм Чаллы шәһәренең «Родник» Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ландыш Ишалинага тапшырдылар. Тантаналы чара Россиянең дәүләт академия Кече театрында узды. Премия Россия халыклары ассамблеясенең флагман проекты булып тора.
Чараны Россия театр һәм кино актрисасы, җырчы һәм телевидение алып баручысы, Россия Дәүләт премиясе лауреаты Ога Будина һәм Россия опера җырчысы, Россия Федерациясенең атказанган, Башкортостан Республикасының халык артисты Әскар Абдразаков алып барды.