Кадерле Татарстан Республикасы халкы!
7 ноябрь-илебезнең тарихи хәтерендә аерым урын алып торган көн. Бу көнне 1917 елда Россия язмышына һәм дөнья тарихының барышына зур йогынты ясаган вакыйга – Октябрь революциясе була.
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин билгеләп үткәнчә: «1917 елгы Рус инкыйлабы, үз вакытында Нидерланд, Инглиз, Бөек француз инкыйлабы кебек үк, билгеле бер дәрәҗәдә кешелек дөньясы үсешенең этапларына әверелде, күпчелектә тарих барышын, сәясәт, дипломатия, икътисад һәм иҗтимагый корылыш характерын билгеләде».
Безнең республика өчен бу чор милли үзбилгеләнү һәм Федерация составында дәүләтчелеген рәсмиләштерү чорына әверелде – нәкъ менә шул вакытта Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелде.
Бүген безнең уртак бурычыбыз-бүленү өчен сәбәпләр эзләү түгел, ә күпмилләтле халкыбызны берләштергән бар нәрсәне кадерләп саклау. Буыннар дәвамчанлыгы, ата – бабаларыбыз истәлегенә һәм аларның ил үсешенә керткән өлешенә хөрмәт-безнең ышанычлы алга баруыбыз өчен ныклы нигез.
Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, күңел җылысы, татулык һәм иминлек телим!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы мәдәният министры И. Х. Әюпова