Бүген Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты Зур этнографик диктантның төп мәйданчыгына әверелде. Бирегә Россиядә яшәүче халыкларның тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләр килде.
РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча Комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Галина Терентьева, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыйров диктантның мәртәбәле кунаклары һәм катнашучылары булды.
Традиция буенча, 8 ноябрьгә кадәр Зур этнографик диктантны милли сәясәт.рф сайтында онлайн форматта язарга мөмкин, бу диктантны географик урынга бәйсез рәвештә барлык теләүчеләр өчен дә ачык итә.
Акциягә нәтиҗәләр 2025 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә ясалачак.