2025 елның 7 ноябрендә легендар театр режиссеры Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 91 ел тула. Бу көнне традиция буенча Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Белешмәле җинаятьче" премьера - спектакле булачак. Шулай ук күренекле театр режиссерына хөрмәт йөзеннән бу көнне ике елга бер тапкыр театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе тапшырыла.
Премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен иҗат коллективларына һәм иҗат хезмәткәрләренә бирелә. Премия өч җиңүчегә 2 елга бер тапкыр бирелә. Һәр премия махсус бүләк, мактаулы диплом һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләкне үз эченә ала. Конкурс комиссиясе составына Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә.