4 ноябрьдә Казан Кремлендә «Сәнгать төне – 2025» акциясе узачак

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Казан Кремле гадәттәгечә «Сәнгать төне»Бөтенроссия акциясенә кушылачак.

Кунакларны тематик экскурсияләр, театральләштерелгән программалар, мастер-класслар, кцияләр, квестлар һәм башкалар көтә.

Чаралар Казан Кремленең барлык 9 музеенда һәм күргәзмә залында: «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, Татарстанның табигый тарихы музеенда, Пушечный двор музеенда, татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда, Благовещение соборы тарихы музеенда, Спас манарасы музеенда, күргәзмәләр залында, «Манеж» күргәзмәләр залында һәм Ислам мәдәнияте музеенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International