Казанда SYNESTHESIA Lab III Халыкара заманча музыка фестивале дәвам итә

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

20 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрның көнчыгыш залында Synesthesia Lab халыкара заманча музыка фестивале кысаларында «Тавышлар» махсус музыкаль проекты узачак. Кичә Казан композиторлык мәктәбе классикларының мирасын тәкъдим итәчәк һәм тамашачыларны заманча авторларның иҗаты белән таныштырачак.

Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Баш дирижер һәм сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов җитәкчелегендәге Г.Камал исемендәге театр оркестры София Гобәйдуллина, Лоренс Блинов, Александр Миргородский, Леонид Любовский һәм Ренат Ениикеев әсәрләрен башкарачак. Бу композиторларның музыкасы мәдәниятнең мөһим өлешенә әверелүгә карамастан, Казанда ул бик сирәк яңгырый. Махсус проект бу «Тавышларны» яңадан ишетергә искиткеч мөмкинлек бирә.

Шулай ук программада дөнья премьералары — яшь авторлар Константин Комольцев һәм Наталья Прокопенко — Synesthesia Lab катнашучылары тарафыннан булдырылган яңа партитуралар. Аларның бу проект өчен махсус язылган пьесалары хәзерге заманның бөек композиторы, Казанда туган София Гобәйдуллина истәлегенә һәм иҗади мирасына багышлана, шуның белән буыннар арасында туры диалог булдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International