2026 елда «Пушкин картасы» программасының банк-операторы ВТБ банкы (ПАО) булачак.
2026 елның 1 гыйнварыннан «Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасы операторы ВТБ банкы булачак. Картаны яңадан чыгаруга гаризаны хәзер үк бирергә мөмкин. Моны «Госуслуги Культура» кушымтасы аша эшләргә, шулай ук «Почта Банк»АҖ кушымтасында һәм офисларында ВТБ банкы (ПАО) тарафыннан картаны яңадан чыгаруга гариза бирергә мөмкин.
Пластик картаны ВТБ офисларында 2026 елның 12 гыйнварыннан башлап алырга мөмкин булачак. «Почта Банк» АҖ карталары агымдагы ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
«Пушкин картасын " яңадан чыгару сроклары һәм тәртибе турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://www.pochtabank.ru/service/debetcard