«Ватан идеясе барысы өчен дә бертөрле нәтиҗәле.
Намуслыларга ул батырлык турында уй сала...»
М. Е. Салтыков-Щедрин
24 октябрьдә 16:00 сәгатьтә «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә (Һади Такташ ур., 124 к. 3), Татарстан Республикасы Милли музее филиалында Беларусь Республикасының яшь рәссамнары катнашында «Батырлык» Республика яшьләр иҗади проектының йомгаклау күргәзмәсен ачу тантанасы була.
2025 ел башында Татарстан Республикасында рәсем сәнгате өлкәсендә «Батырлык» республика яшьләр иҗат проекты старт алды. Проектны «Татарстан Рәссамнар берлеге» Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге оештыра.
Проект Ватанны саклаучылар елы һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тормышка ашырыла.
Күргәзмәдә 10 яшьтән 35 яшькә кадәрге категориядә «рәсем сәнгате», «Графика», «Скульптура», «Декоратив-гамәли сәнгать» номинацияләрендә 57 яшь автор катнаша. Экспозиция хәзерге тамашачыны яшь буынның батырлык темасын сәнгати күзаллавы белән таныштырачак. Күргәзмәдә 150 гә якын сәнгать әсәре, шулай ук милли кыйммәтләр һәм мәдәниятне саклауны, үз илебез өчен горурлыкны, аның тарихына һәм традицияләренә хөрмәт күрсәтүне, Ватан мәнфәгатьләрен якларга һәм аның иҗади үсешендә катнашырга әзерлекне чагылдырган берничә медиапроект тәкъдим ителәчәк.