Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2026 елга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире урынбасары Булат Ширеев, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, 2026 елга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыруда һәм аларның үтәлешенә җәмәгатьчелек контролендә катнашу өчен экспертлар, ММЧ вәкилләре, кызыксынучы гражданнар катнашты.
Утырышны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Нияз Игъламов, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Альбина Абсәләмова алып барды.
Утырышта катнашучылар экспертлар тәкъдим иткән ведомствоның 2026 елга бурычлары һәм максатлары турында фикер алыштылар.
Экспертлар тәкъдим иткән 28 максат һәм бурычның 20се халык тавыш бирүенә чыгару максаты һәм бурычы итеп сайланды.
Онлайн-тавыш бирү ноябрь дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының «Халыктан сораштырулар» сервисында узачак. Халык тәкъдим ителгән исемлектә өстенлекле максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә алачак, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә алачак.
Агымдагы елда республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Анда 6 министрлык катнаша: ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
2025 елга өстенлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирүләрдә 27 мең кеше катнашты.