21 октябрьдә Яр Чаллы дәүләт курчак театры артистлары «Тылсымлы фонарь» V Халыкара балалар камера театрлары фестивале кысаларында Санкт-Петербург балалар драма театры сәхнәсендә чыгыш ясадылар.
Коллектив тамашачыларга һәм жюрига совет балалар шагыйре һәм язучысы Корней Чуковскийның танылган әкияте буенча Смоленск өлкә курчак театрының баш режиссеры куелышындагы «Цокотуха чебене» спектаклен тәкъдим итте.
«Тылсымлы фонарь» -балалар камера театрларының Халыкара фестивале, ул 2021 елдан башлап ел саен Санкт-Петербургта Нарва капкасы янындагы театр сәхнәсендә РФ Театр эшлеклеләре берлеге һәм мәдәният комитеты ярдәмендә үткәрелә.
Фестиваль 20 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм анда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм якын чит илләрдән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Рыбинск, Смоленск, Брянск, Новосибирск, Яр Чаллы, Минск (Беларусь) һәм башка шәһәрләрдән театрлар катнашачак.