2025 елның 23 октябрендә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында «Җиңүгә юл» масштаблы күргәзмәсен ачу тантанасы була. Чара Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында уздырыла. Экспозиция ТР Милли китапханәсе, Казан сәнгать училищесы коллаборациясендә оештырылган.
Күргәзмәгә Казан сәнгать училищесын тәмамлаучыларның 20дән артык диплом эше кертелгән.. Рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм дизайн жанрларында башкарылган әсәрләрендә яшь рәссамнар җиңүче халыкның эмоциональ кичерешләренең бөтен тирәнлеген гәүдәләндергәннәр. Аерым кешеләрнең язмыш призмасы аша алар чорның фаҗигалелеген һәм бөеклеген чагылдыралар.
«Җиңүгә юл» күргәзмәсе 2025 елның 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.