18 октябрьдә Казан дәүләт циркы 136 нчы сезонны «ОдержиМЫе» экстрим-шоу премьерасы белән ачты. Программа «Нур» фестивален оештыручылар – formate мультимедиа студиясе белән берлектә куелган.
«ОдержиМЫе» - экстрим стилендәге программа, ул кешенең чикле мөмкинлекләрен күрсәтергә һәм һәр тамашачыны үзенең шәхси казанышларына илһамландырырга тиеш.
«ОдержиМЫе» Экстрим-шоу 2025 елның 7 декабренә кадәр барачак, ә 19 декабрьдән Казан циркында Яңа ел программасы – цветной бульварда Никулинның Мәскәү циркы белән уртак проекты «Конек-Горбунок» цирк әкияте башланачак.