Яр Чаллы курчак театры Владимир шәһәрендә курчак театрлары фестивалендә чыгыш ясады

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Узган ялларда Яр Чаллы дәүләт курчак театры артистлары «Алтын йөзек» VI төбәкара курчак театрлары фестивале кысаларында Владимир өлкә курчак театры сәхнәсендә чыгыш ясадылар.

Коллектив тамашачыларга һәм жюрига Россиянең танылган театр һәм кино актеры, әдәбиятчы Вениамин Смехов пьесасы буенча быелгы премьера спектаклен тәкъдим итте – Мордовия Республикасы дәүләт курчак театры режиссеры Лилия Шахова куелышында «Гали-Баба һәм серле куыш».

«Алтын йөзек» фестивале 16 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм бер сәхнәдә Санкт-Петербург, Кострома, Ярославль, Мытищ, Оренбург, Рыбинск, Димитровград, Кстово профессиональ курчак театрларын һәм Беларусь Республикасы кунакларын берләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International