2025 елның 16 октябреннән 16 ноябренә кадәр Татарстанда фин-угор халыкларының «Без бер агач ботаклары» Республика форумы узачак.
Проект «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Форум фин-угор халыкларының традицион мәдәниятен саклап калу, үстерү, балаларны һәм яшьләрне традицион милли мәдәнияткә тарту, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятенә хөрмәтне ныгыту максатларында үткәрелә.
18 октябрьдә, форумны уздыруның төп көнендә, Яр Чаллы шәһәренең «Родник» халыклар Дуслыгы Йортында фин-угор иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен этнографик материал белән эшләү һәм аны репертуарга яраклаштыру буенча укыту семинары һәм фин-угор халыклары җитәкчеләре өчен «Туган телләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү өлкәсендә заманча технологияләр һәм эш форматларын кулланып гражданлык җәмгыяте институтларының иң яхшы практикалары» түгәрәк өстәле узачак.
Алга таба «Энергетик» мәдәният йортында фин-угор бизәнү әйберләре һәм тукучылык буенча мастер-класслар, Татарстанның фин-угор һәм славян халыкларының халык-сәнгать эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Көннең финалы Марий Эл, Удмуртия һәм Мордовия Республикаларының һөнәри коллективлары катнашында концерт программасы булачак - «ЭРЕНЕР» халык җыры ансамбле (Марий Эл), «АЙКАЙ» фольклор җыры һәм бию театры (Удмуртия) һәм «ТОРАМА» фольклор ансамбле (Мордовия).
Форум «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру»дәүләт программасын үтәү кысаларында уздырыла.
Фестивальнең оештыручылары-ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты, Татарстан халыклары Ассамблеясе, ТР мариларының милли-мәдәни автономиясе, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе, ТР мордваларының милли-мәдәни автономиясе, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Чаллы шәһәренең «Родник» Халыклар дуслыгы йорты, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге.