2025 елның 15 октябрендә Яр Чаллы дәүләт курчак театры артистлары VIII зур балалар фестивале кысаларында Мәскәү курчак театры сәхнәсендә чыгыш ясады.
Коллектив тамашачыга рус язучысы-прозаигы Дмитрий Наркисович Мамин-Сибиряк хикәясе буенча «Господин Скороходов» спектаклен тәкъдим итте. Сәхнәдә режиссер һәм инсценировка авторы «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйган хикәя нигезендә ярлы барин гаиләсеннән булган малай язмышы, гади кешеләрнең шәфкатьлелеге, якыннарына карата күңел җылысы һәм сизгерлеге турындагы күңелне нечкәртә торган хикәя ята.
VIII зур балалар фестивале 2025 елның 28 сентябреннән 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк, Мәскәү һәм Санкт-Петербург мәйданчыкларында балалар һәм яшүсмерләр өчен сәнгать форматларының һәм жанрларының күптөрлелеген җыячак, тамашачыларны Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән коллективлар белән таныштырачак.