Почта банктан Пушкин картасы 2025 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Яңа елда аны куллануны дәвам итү өчен, аны ВТБ га яңадан рәсмиләштерергә кирәк.
Гаризаны 2025 елның 28 декабренә кадәр яки 2026 елның 1 гыйнварыннан бирергә мөмкин. Моны берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
- «Госуслуги Культура» һәм «Почта Банк»кушымталары аша
- ВТБ һәм «Почта Банк» флагман офисларында
«Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасы яшь буынны тәрбияләү һәм агарту эшчәнлеген үстерү максаты белән тормышка ашырыла. «Пушкин картасы» проекты ярдәмендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр мәдәни чараларга һәм кинога йөри ала. Дәүләт аны ел саен 5000 сумга тулыландыра.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы «Пушкин картасы» федераль программасында катнашучылар өлеше буенча 2 нче урында тора.
Татарстан Республикасы икенче ел рәттән «Пушкин картасы» буенча Бөтенроссия бүләкләү тантанасында җиңүче 10 төбәк арасына керә.