Казанда IV Качалов театр фестивале дәвам итә.
10 һәм 11 октябрьдә Казанда IV Качалов театр фестивале кысаларында Янка Купала исемендәге Милли академия театры (Беларусь Республикасы) Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәхнәсендә Борис Васильев повесте буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Таңнар монда тыныч икән» спектаклен күрсәтәчәк.
Качаловлылар Минскта ике тапкыр уңышлы тулы масштаблы гастрольләр уздырдылар, ә купаловлылар инде икенче тапкыр Качалов фестивалендә катнашучылар булалар. Әгәр узган юлы алар Казанга үзләренең визит карточкаларын - белорус әдәбияты классигы Янка Купала пьесасы буенча «Павлинка» спектаклен алып килгән булсалар, бу юлы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында, белорус артистлары Борис Васильевның " А зори здесь тихие» повестен тәкъдим итәчәкләр-уйлану спектакле, Реквием-спектакль, баш өстендә тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән һәркемгә багышлау спектакле.