Республика яшьләр халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүгә старт бирелде.
Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь осталар һәм рәссамнар катнаша ала.
Моның өчен заявканы 2025 елның 25 октябренә кадәр җибәрергә һәм ВКда үзең турында сөйләү һәм үз эшләнмәләреңнең фотосурәтләре белән #ТрадицииВНовыхФормах2025 хэштегы белән пост урнаштырырга кирәк.
Фестиваль-конкурс өч юнәлеш буенча уздырыла:
халык иҗаты хәзинәләре (традицион халык сәнгать кәсепләрен, һөнәрләрен һәм мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру)
заманча интерпретацияләр (халык сәнгать җитештерүенә инновацион якын килүләргә басым ясалырга тиеш)
мәдәниятләр гармониясе (юнәлеш төрле этник традицияләрне һәм стильләрне берләштерә, катнашучыларга төрле мәдәниятләрнең уникаль мотивларын һәм бизәкләрен тикшерергә һәм тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә).
Җиңүчеләрнең исемнәре 5 ноябрьдә күргәзмәдә һәм бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.
Фестиваль-конкурсны оештыручылар-ТР Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе.